Арча муниципаль районында комбайннар эше тикшерелә

2022 елның 15 августы, дүшәмбе

Урып-җыю комбайннарын имин эксплуатацияләүне тәэмин итү максатларында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлеге тарафыннан авыл хуҗалыгы формированиеләре кырларында даими рәвештә ашлык җыю комбайннарының эшен контрольдә тоту эше башкарыла. Үзйөрешле техниканың техник төзеклегенә, янгынга каршы инвентарь булуына һәм төзеклегенә, двигательләр торышына һәм чисталыгына аерым игътибар бирелә. Шулай ук комбайнчылар һәм җаваплы затлар белән профилактик әңгәмәләр дә үткәрелә.

Ачыкланган җитешсезлекләр һәм кимчелекләр буенча кыска вакыт эчендә аларны бетерү турында күрсәтмәләр бирелде.

Г.Г.Касыймов – Арча муниципаль районы бүлеге җитәкчесе – баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International