«Лениногорск УТТ» ҖЧҖ техник карау узды

2022 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

«Лениногорск УТТ» ҖЧҖ аренда шартларында «Татнефть-Актив» ҖЧҖ, «Татспецтранспорт» ИК» ҖЧҖ компанияләренә караган техниканы эксплуатацияли һәм нефть чыгаручы оешмаларга, нигездә, «Татнефть» ГАҖнең структур бүлекчәләренә хезмәт күрсәтә. Ел саен җәйге чорда әлеге оешмада тракторларга, бульдозерларга һәм башка үзйөрешле машиналарга техник тикшерү уздырыла.

  Элеккеге еллардагы кебек үк, техника тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән, тракторчылар өчен кирәкле җиһазлар, шулай ук индивидуаль һәм янгынга каршы саклану чаралары белән комплектланган. Тракторчылар машиналарга тиешле таныклыкларга һәм техник документациягә ия.

Хезмәт күрсәтү объектларында булган техника аларның эш урыннарына чыгып каралды.

Наил Галимов – Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International