«ГранаТ - Стан Инжиниринг» ҖЧҖ Нурлат районы филиалында, автоколонна җитәкчесе А.В.Павлов белән берлектә, РФ Хөкүмәтенең 2013 елның 13 ноябрендәге 1013 номерлы карары нигезендә үзйөрешле техникага һәм тагылмаларга техник карау уздырылды.
Техник тикшерү вакытында үзйөрешле машиналарның техник торышы, шулай ук тәкъдим ителгән документларда күрсәтелгән техника күрсәткечләренең туры килүе тикшерелде. Карауга 5 берәмлек техника күрсәтелде. Техник карау нәтиҗәләре буенча барлык техника да техник карау узу турында таныклык алачак.
Д.Ю.Кудряшов – Нурлат муниципаль районының баш дәүләт инженер-инспекторы.