«Багира» ҖЧҖ Кама Тамагы урта мәктәбе базасында «А1» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Таныклык алу өчен 18 кеше сынау тапшырырга тиеш иде. Алар арасыннан имтиханга 16 кеше килде. Имтиханнарның теоретик һәм практик өлешен барлык катнашучылар да уңышлы тапшырдылар, яхшы әзерлектә булуларын күрсәттеләр.
Имтиханнарны тапшыручыларның яшь контингенты 1959 елдан алып 2006 елга кадәр аралыкта иде. Имтихан бирүчеләр арасында 1 кыз да бар иде.
Килмәүчеләр өчен яңа имтихан 7 көннән соң билгеләнде.
Хәмит Гайнуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.