Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тракторчы-машинист таныклыкларын «сатып алу»ның ярамавы турында кисәтә!
Тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыкларын җитештерү һәм сату, шулай ук куллану очраклары ачыклану сәбәпле, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе кисәтеп уза, гамәлдәге законнар нигезендә тракторчы-машинист таныклыгы квалификация имтиханнары тапшырылганнан соң гына дәүләт техник күзәтчелеге органнары тарафыннан бирелә. Тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыгы алуның калган очраклары – законсыз, ә андый таныклыклар ялган булып тора.
Хәзерге вакытта интернетта, янәсе, тиешле укуны узмыйча һәм дәүләт техник күзәтчелек органнарында имтихан тапшырмыйча гына, тракторчы таныклыгын алу яки өстәмә категорияләр ачу мөмкинлекләре турында белдерүләр күренгәли.
Асылда, мондый «таныклык» хәтта сувенир да була алмый, ә күңелсезлекләрнең сәбәбенә әвереләчәк һәм аны хакимият вәкилләренә күрсәткән очракта – ялган документтан файдаланган өчен җинаять җаваплылыгы каралган (РФ ҖК 327 ст.).
Тракторчы-машинист таныклыгын дәүләт техник күзәтчелеге органнарында имтихан тапшырганнан соң гына алырга мөмкин.
Сатып алынган таныклыклар мәгълүматлар базасына кертелми һәм документларны беренче тапкыр тикшергәндә үк бик җиңел ачыклана, шул ук вакытта ялган таныклык алына, ә ялган таныклык күрсәткән гражданин җинаять җаваплылыгына тартыла.
Чынлыкта тракторчы-машинист таныклыгын алуы яки алыштыруы кыен түгел. Моның өчен укулар узарга, үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә рөхсәт алу турында медицина белешмәсе алырга, 500 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләргә кирәк.
Таныклык алу өчен имтиханнар үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча теоретик өлешне һәм техника белән идарә итүнең гамәли күнекмәләрен тикшерүне үз эченә ала.
Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.