Профилактик чаралар кысаларында узган атнада Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлеге тарафыннан «Актаныш агрофирмасы» ҖЧҖ кырларында урып-җыю комбайннарына тикшерү оештырылды. Борчакны урып-җыюда хуҗалыкның 7 комбайны эшли. Хуҗалыкның урып-җыю комплексы шулай ук ашлык ташу өчен 4 машина, шулай ук 2 күчмә янгынга каршы агрегатны үз эченә ала.
Янгын сүндерү чаралары белән комплектланыш, тиешле рөхсәт категориясе белән тракторчы-машина йөртүче таныклыгының, теркәлү документларының, техник карау узу турында таныклыкның булу-булмавы тикшерелде. Механизаторлар белән бөртек җыю техникасын куркынычсыз эксплуатацияләү турында әңгәмәләр уздырылды. Комбайнчылар эшен ярдәмчеләре белән тәэмин итүне оештыруга аерым игътибар бирелде.
И.М. Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.