«Су транспорты мәктәбе» ҖЧҖ автомәктәбе базасында «А1» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен сынауга 20 кеше кертелде. Алар арасыннан теоретик өлешне 15 кеше уңышлы тапшырды һәм имтиханның гамәли өлешенә кертелде. Барлык 15 студент та аны уңышлы гына тапшырды.
Кабат имтихан 7 көннән соң булачак.
Р.Р.Хәмидуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлеге консультанты.