Нурлат муниципаль районына яңа техника килде

2022 елның 29 июле, җомга

Нурлат муниципаль районында урнашкан «ГранаТ-Стан Инжиниринг» ҖЧҖ һәм «УК» Татспецтранспорт» ҖЧҖ филиалларында ике берәмлек яңа техника кайтарылды. Алынган техника оешмаларның куелган бурычларын тагын да сыйфатлырак һәм вакытында хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат районы бүлегендә теркәлгәч һәм техник карау узганнан соң, техника гомуми файдаланудагы юлларда кулланыла алачак.

 Д.Ю.Кудряшов – Нурлат муниципаль районының баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International