Бу елның 28 июлендә «Буа ветеринария техникумы» ДАҺБУ базасында оештырылган тракторчы-машинистларны әзерләү курсларында В, С, D, E, F категорияләрендәге үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына квалификация имтиханы узды. Имтихан тапшыруда исемлек буенча 24 кеше арасыннан 19 кеше катнашты, бер кеше имтихан тапшыруга кертелмәде. Махсус җиһазландырылган компьютер сыйныфында имтиханның теоретик өлеше үткәрелде. Имтихан тапшыруда катнашкан барлык затлар арасыннан 15 кеше имтиханның теория өлешен уңышлы тапшырды. Алар барысы да имтихан тапшыруның йомгаклау – гамәли этабына кертелде. Биредә барлык курсантлар да үзйөрешле машиналар белән идарә итүнең яхшы гамәли күнекмәләрен күрсәттеләр һәм бу этапны уңышлы үттеләр. Имтиханның теоретик өлешен тапшыра алмаган яки анда катнаша алмаган башка катнашучылар имтиханны кабат тапшыра алачак. Ул шулай ук әлеге уку йорты базасында, әмма 7 көннән дә соңга калмыйча үткәреләчәк.
Евгений Разбитнов – бүлек башлыгы, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.