Зәй муниципаль районында үзйөрешле машиналар – тракторлар, юл-төзелеш техникасы, үзйөрешле машиналарга тагылмалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары санын киметү максатында рейд узды. Теркәү документлары, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, техник карау узу турында таныклык, мед.аптечкасы, янгын сүндерү чаралары булу-булмауга аерым игътибар бирелде. 12 үзйөрешле машина тикшерелде, физик затларга карата 2 беркетмә язылды, 2 күрсәтмә бирелде.
В.Г.Гончаров – Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе.