ТР Биектау муниципаль районының «Движение» автомәктәбе» ҖЧҖ базасында «А1», «В», «С» категорияләрендәге үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен сынауга 15 кеше кертелде. Алар арасыннан 14 укучы теория һәм гамәли өлешне уңышлы тапшырды. Аларга тракторчы-машинист таныклыклары биреләчәк.
Рәшит Гарипов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.