27 июльдә Баулы шәһәрендә «АI» һәм «AIII» категорияләрендәге үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар узды

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

27 июль көнне Баулы шәһәренең «ЦПК-ТАТНЕФТЬ» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесендә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең дәүләт инженер-инспекторы Мөхәммәтҗанов Р.М. тарафыннан, РФ Хөкүмәтенең 1999 елның 12 июлендәге «Үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә рөхсәт һәм тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары бирү кагыйдәләрен раслау турында»гы 796 номерлы карары нигезендә, «АI» һәм «АIII» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде.

Имтиханга биш кеше кертелде, «VIII» категориясенә кертелгән ике кеше теоретик имтиханны тапшыра алмадылар, алар гамәли өлешкә кертелмәде, өч кеше «АІ» категориясендәге үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханны уңышлы тапшырдылар һәм аларга тракторчы-машинист таныклыклары биреләчәк.

Р.М.Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International