Баулы шәһәрендә үзйөрешле машиналар тикшерелде

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

Баулы шәһәрендә, узган сишәмбедә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2021 елның 20 декабрендәге 2022 елга «Юл картасы» төп чараларының расланган планы нигезендә, үзйөрешле машиналар – тракторлар, юл-төзелеш техникасы, үзйөрешле машина тагылмалары, шулай ук әлеге категориядәге транспорт чараларын кулланганда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча үткәрелә торган чараларның нәтиҗәлелеген арттыру максатларында, хокук бозуларны профилактикалау һәм юл-транспорт һәлакәтләренең һәм бәхетсезлек очракларының санын киметү максатларында үзйөрешле машиналар тикшерелде. Рейд барышында 5 берәмлек үзйөрешле техника тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча хокук бозулар ачыкланмады.

Р.М.Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International