«Буа ветеринария техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә үзйөрешле техникага еллык техник карау узды

2022 елның 25 июле, дүшәмбе

Буа шәһәренең «Буа ветеринария техникумы» ДАҺБУ уку йортында узган атнада үзйөрешле техникага ел саен үткәрелә торган техник карау уздырылды, аның барышында барлык машина-трактор паркының 14 берәмлек күчмә составы күрсәтелде. Әлеге техниканың «Буа ветеринария техникумы» ДАҺБУ каршында гамәлдәге курсларда булачак тракторчы-машинистларны әзерләү процессына җәлеп ителүен исәпкә алып, техник карауга куелган машиналарга карата таләпләр дә арттырылды. Үткәрелгән техник тикшерү нәтиҗәсендә һәр механизаторның тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы, ә үзйөрешле машиналарның техник төзеклеген тикшерүдән тыш, беренче медицина ярдәме күрсәтү чаралары һәм янгын сүндерү чаралары булу-булмавы тикшерелде. Техник карау тәмамланганнан соң тәкъдим ителгән барлык үзйөрешле машиналар алга таба эксплуатацияләүгә кертелде һәм аларга техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

 Евгений Разбитнов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International