Узган җомгада Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге белгечләре «Актанышта кыр көне – 2022» чарасында катнашты. Чара «Әнәк» агрофирмасы» ҖЧҖ сынау кырларында узды, биредә Татарстан Республикасы буенча «Россельхозцентр» ФДБУ филиалы, «Сабагро» ҖЧҖ, «Таросмашинери» ҖЧҖ, «Агропроф» ҖЧҖ, «Агромастер» ҖЧҖ, «Проминтел Агро» ҖЧҖ, «Гелиос Агро» ҖЧҖ, «ЭМТех Казань» ҖЧҖ һ.б. үзләренең экспозицияләрен тәкъдим иттеләр.
«Актанышта кыр көне – 2022» чараларында авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, агрономнар, баш инженерлар, баш икътисадчылар, бригадирлар, фермерлар, Татарстан Республикасының Мөслим, Минзәлә муниципаль районнары вәкилләре катнашты.
Семинарны Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов ачты. Чарада катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән «Россельхозцентр» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Виталий Новичков, Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев чыгыш ясады.
Тәэмин итүчеләр белән сервис һәм гарантия хезмәте күрсәтү мәсьәләләре каралды, шулай ук урып-җыю вакытында технологик процессларны автоматлаштыру һәм исәпкә алу, ашлык җыю комбайннарын куркынычсыз эксплуатацияләүне оештыру мәсьәләләре күтәрелде.
И.М.Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш районы бүлеге җитәкчесе.