Нурлат муниципаль районында техник карау

2022 елның 22 июле, җомга

Нурлат ат заводында һәм «Михайлов Н.П.» крестьян-фермер хуҗалыгында техник карау уздырылды. 4 берәмлек техника тәкъдим ителде. Тикшерү барышында түбәндәгеләргә аерым игътибар бирелде:

- машиналарның теркәлү белешмәләренә туры килү-килмәвенә;

- техник торышка;

- янгын куркынычсызлыгы буенча чаралар белән тәэмин ителешкә;

- таныклыклар булу-булмавына.

Тикшерү барышында закон бозу очраклары ачыкланды, алар урында бетерелде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча барысына да техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

 Д.Ю. Кудряшов – Нурлат муниципаль районы баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International