Алабуга муниципаль районы «УЧЕБНЫЙ ЦЕНТР 24» ӨҺББ ХМУ автомәктәбендә имтихан узды

2022 елның 22 июле, җомга

Узган пәнҗешәмбедә «УЧЕБНЫЙ ЦЕНТР 24» ӨҺББ ХМУ автомәктәбе базасында «АІВС» категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. «АІВС» категориясендәге автотранспорт чараларын йөртүче» һөнәри белем алу программасы буенча әзерлек узган 9 кеше тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен сынауга кертелде. Алар арасыннан 7 кеше теория өлешен дә, гамәли өлешне дә уңышлы тапшырды. Сынауны уңышлы тапшырганнар әлеге категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алачак.

 Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International