2022 елның 22 июлендә Баулы шәһәренең «Транзит» ҖЧҖендә үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды

2022 елның 22 июле, җомга

22 июльдә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең дәүләт инженер-инспекторы Р.М. Мөхәммәтҗанов тарафыннан, 2022 елда еллык техник карап чыгу графигы нигезендә, «Транзит» ҖЧҖдә үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Тикшерү барышында 4 үзйөрешле машина тикшерелде. Барлык тәкъдим ителгән техника тиешенчә әзерләнгән иде һәм милекчегә техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк. Оешма балансында барлыгы 11 үзйөрешле берәмлек бар, барлык техника график нигезендә техник карау уза.

 Р.М.Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International