Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Л.Н.Гарипов рәислегендә Минзәлә районында ашлык җыю комбайннарын кабул итү комиссиясе составында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә районы бүлеге башлыгы Р.М. Гыйльманов катнашты.
Л.Н.Гарипов агымдагы елда урып-җыюның зур йөкләнешле һәм катлаулы булуы сәбәпле комбайннарны җентекләп әзерләү кирәклеген, ватылулар аркасында эшсез тору очракларын булдырмау зарурлыгы турында билгеләп үтте. Районда һәр комбайнга 700 гектардан артык мәйдан туры килә. «Калмурзино» ҖЧҖ, «Заиковский» ҖЧҖ яхшы әзерлек күрсәттеләр. Техника куркынычсызлык чаралары (янгын сүндерү чаралары, аптечка һ.б.) белән җиһазландырылган. Хуҗалыкларда булганда куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре кузгатылды.
Р.М.Гыйльманов – Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.