Тәтеш районы Никифоровка авылында техник карау уздырылды

2022 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

2022 елның 21 июлендә Тәтеш муниципаль районы Зур Әтрәч авыл җирлегенең Никифоровка авылында физик затларның үзйөрешле техникаларына техник карау уздырылды. Әлеге торак пунктта 8 трактор һәм 6 тагылма теркәлгән, алар барысы да техник карап чыгу өчен тәкъдим ителде.

 Трактор һәм тагылмалар хуҗаларының яхшы оештырылуын, шулай ук техниканың сыйфатлы әзерләнүен билгеләп үтәсе килә. Техник карау ахырында хуҗаларга техниканың техник торышына карата таләпләр һәм үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны ачыклаганда административ йогынты чаралары җиткерелде.

 Сергей Балантаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International