Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлеге эш планы һәм графигы нигезендә һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә үзйөрешле машиналарны теркәү һәм исәптән төшерү, тракторчы-машинист таныклыгы алу, тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздыру мәсьәләләре буенча гражданнар һәм юридик затлар вәкилләрен шәхсән кабул итү үткәрелә.
21 июльдә гражданнарны һәм юридик затларны чираттагы кабул итү булды. Бүлеккә барлыгы 20 мөрәҗәгать керде: тракторчы-машинист таныклыгы алу, тракторларны дәүләт исәбенә кую, шулай ук техник карап чыгу турында. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча да гражданнарга юридик хезмәт күрсәтелде һәм тулы җавап бирелде.
Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.