Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында сабанчы комбайннары конкурсы

2022 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Биектау районының «Красная Заря» АХК базасында гадәттәгечә «Иң яхшы сабанчы-2022» конкурсы узды. Чарада район башлыгы Равил Хисаметдинов, Биектау авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәхимҗан Кәримов, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Районның 12 авыл хуҗалыгы формированиесеннән барлыгы 12 механизатор җәлеп ителгән иде. Конкурс барышында тракторларның һәм сабаннарның техник торышы, теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыгы, техниканың янгын сүндерү чаралары белән комплектлануы тикшерелде. Аннан соң конкурсантлар сөрү буенча осталыкларын күрсәттеләр. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Серп и Молот» ҖЧҖ механизаторы алды, икенче урында – «Татарстан» агрофирмасы ҖЧҖ, өченче урында – «Соватех» ҖЧҖ. Барлык катнашучылар да кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

 Рәшит Гарипов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International