АСК хуҗалыклары арасында бөртек техникасының әзерлеген тикшерү буенча республика конкурсын уздыру кысаларында, Буа районында ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының конкурс комиссиясе эшләде. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Д.А.Яшин җитәкчелегендәге комиссия составында «Казан ДАУ» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ Агрохимия һәм туфрак белеме кафедрасы доценты Ф.Ш. Фәсхетдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы Е.Г.Разбитнов, муниципаль район ягыннан комиссия эшендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының район идарәсе башлыгы Р.Х.Габитов, механикалаштыру буенча консультант А.В.Рәимов, игенчелек буенча консультант В.Н.Андреев катнашты.
Конкурс уздыру барышында комиссия районның сигез хуҗалыгында ашлык җыю техникасының әзерлеген тикшерде. Җыелган баллар нәтиҗәләре буенча «Авангард» ҖЧҖ лидер дип танылды (70 балл), икенче урында – «Кыят» ААҖ коллективы (69 балл), өченче урынны «Ямбулат» АХК (мөмкин булган 70 баллдан 68 балл) яулады.
Уздырылган конкурс йомгаклары буенча тиешле беркетмә төзелде.
Евгений Разбитнов – бүлек җитәкчесе, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.