Чистай муниципаль районында ашлык җыю техникасының һәм ындыр табагы хуҗалыгының алда торган урып-җыю эшләренә әзерлеге тикшерелде.
Тикшерү кысаларында ашлык җыю комбайннары һәм аларның системалары каралды, техниканы янгын сүндерү чаралары белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирелде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча комиссия, комбайннарның һәм ындыр табакларының әзерлеге югары дәрәҗәдә, дип билгеләп үтте.
Быелгы урып-җыю кампаниясенә районда 110 ашлык җыю комбайны җәлеп ителәчәк. Комбайнчыларга хезмәтне саклау таләпләрен төгәл үтәп, уңышны югалтуларсыз да җыеп алырга кирәк.
Сергей Дудин – ТР Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.