2022 елның 15 июлендә Кама Тамагы муниципаль районында урып-җыю комбайннарының 2022 елгы уракка әзерлеге тикшерелде. Кабул итү Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының расланган графигы нигезендә башкарылды.
Район хакимияте башлыгы Наил Вазыйхов, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов, Кама Тамагы муниципаль районында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илфат Вәлиев, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы бүлеге җитәкчесе Хәмит Гайнуллин һәм башка белгечләр кергән комиссия ашлык җыю комбайннарын кабул иттеләр, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең киләчәк уңышны кабул итү урыннарын карадылар.
Тикшерү 2 урында оештырылды. Чара барышында Наил Альбертович һәм Радик Рәгыйпович механизаторларга намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм төп бурычны билгеләделәр: үстерелгән уңышны кырлардан сыйфатлы итеп һәм югалтуларсыз җыеп алу һәм саклау өчен урнаштыру.
Х.М. Гайнуллин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.