2022 елның II кварталына йомгак ясау

2022 елның 15 июле, җомга

Бу атнада Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә территориаль бүлекчәләрнең җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды, әлеге чара барышында II кварталдагы эшкә йомгак ясалды һәм 2022 елның III кварталына бурычлар билгеләнде.

 Территориаль бүлекләрнең җитәкчеләре алып барылган күзәтчелек эшчәнлеге, күрсәтелгән дәүләт хезмәтләре турында хисап тотты.

 Шулай ук аттракционнарны электрон рәвештә теркәү буенча хезмәт күрсәтү, тракторчы-машинист таныклыгын алу өчен медицина бәяләмәсенең яңа үрнәге, мәгълүмати куркынычсызлык мәсьәләләре, шулай ук дәүләт граждан хезмәтендә чикләүләр һәм тыюлар, инспекторлар эшчәнлегендә мәнфәгатьләр каршылыгы барлыкка килүгә бәйле мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International