Питрәч районында ашлык җыю комбайннарына техник карау уздырылды

2022 елның 15 июле, җомга

 Питрәч муниципаль районында тракторларга, үзйөрешле, юл-төзелеш һәм башка машиналарга һәм тагылмаларга техник караулар үткәрүнең расланган графигы нигезендә 2022 елның 1 июленнән башлап ашлык җыю комбайннарына техник карау үткәрелә. Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге алдына куелган бурыч: билгеләнгән вакытта ел саен үткәрелә торган техник тикшерүне уздыру.

 Техник карауның иң мөһим максаты – ашлык җыю комбайннарын үзйөрешле машиналарның милекчеләре һәм комбайнчылар тарафыннан кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге, әйләнә-тирә мохитне саклау өчен куркынычсыз эксплуатацияләүгә ирешү, моның өчен һәр берәмлек эшкә сыйфатлы әзерләнергә, ә әлеге техниканы эксплуатацияләү махсус өйрәтелгән персоналга йөкләнергә тиеш. Бүген бу чара «Агролак-К» ҖЧҖ карата үткәрелде.

 Техник карау барышында ашлык җыю комбайннарының техник торышы, тормозларның, руль идарәсенең, ут приборларының, тавыш сигналының төзеклеге; медицина аптечкасы, ут чагылдыручы жилетлар, ут сүндергеч булуы; теркәү документлары; тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары тикшерелде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

 В.В Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International