Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлеге тарафыннан Кече Чынлы авыл җирлегендә үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылды.
24 берәмлек техника тәкъдим ителде, шуларның 21е техник карау узды.
Техник карауга йомгак ясаганда, тагылма авыл хуҗалыгы агрегатлары белән үзйөрешле техниканы куркынычсыз эксплуатацияләүгә аерым игътибар бирелде.
Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.