Агросәнәгать комплексы оешмалары арасында урып-җыю эшләренә әзерлек буенча конкурс

2022 елның 15 июле, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2022 елның 1 июлендәге 195/2-пр номерлы боерыгы нигезендә Әлмәт районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2022 елгы уңышны җыеп алуга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча конкурс узды.

 Конкурста «Союз-Агро», «Ярыш», «Кичүчат», «Чыгылтау», Н.Е.Токарликов исемендәге АСК хуҗалыклары катнашты. Конкурста катнашу өчен 31 ашлык җыю комбайны тәкъдим ителде. Техниканың техник торышы, комплектациясе һәм механизаторларда тракторчы-машинист таныклыклары булу-булмавы тикшерелде.

 Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АСК ИТО бүлеге әйдәүче белгече И.Р. Гарипов, Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ф.М. Шәрәфиев, бүлек башлыгы – Әлмәт муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Р.М. Закиров составындагы комиссия урып-җыю комплексын һәм туфракны төп эшкәртү агрегатларын тикшерү нәтиҗәсендә АСКның уңышны җыеп алуга әзерлеге турында карар кабул итте.

 Р.М. Закиров – Әлмәт муниципаль районы баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International