Зәй муниципаль районында «Комбайннар парады» узды – «Зәй» АФ ҖЧҖ, «Восток» АФ ҖЧҖ, «Зәй шикәре» АФ ҖЧҖ ашлык җыю техникасы әзерлек дәрәҗәсе буенча кабул ителде. Комиссиядә авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы, Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы, «Агросила Групп» ЯАҖ җитәкчелеге һәм белгечләре, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре һәм район агрофирмалары белгечләре катнашты.
Комиссия комбайннарның техник торышын, герметиклыгын, аптечкалар һәм янгынга каршы чаралар белән комплектлануын, кирәкле документларның булуын, янгын куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау таләпләре һәм нормаларының үтәлүен тикшерде.
В.Г.Гончаров – Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе.