Мөслим районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2022 елда урып-җыю һәм туфракны төп эшкәртү техникасын кабул итү буенча конкурс узды

2022 елның 15 июле, җомга

Мөслим районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2022 елда урып-җыю һәм туфракны төп эшкәртү техникасын кабул итү буенча конкурс узды.

Комиссия составына түбәндәгеләр керде:

- Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелекне үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Р.М. Ногманов;

- авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Г. Г. Мортазин;

- авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Э.А. Шабаева;

- ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим МР бүлеге башлыгы Р.И. Кирамов.

 Авыл хуҗалыгы оешмалары конкурска ныклап әзерләнгән иде, ашлык җыю комбайннарын ремонтлаганнар, күчмә механикалаштырылган остаханәләр, янгынга каршы бригадалар булдырылган, механизаторларга хезмәт хакы буенча нормативлар расланган, ашлык җыю комбайннарына һәм үзйөрешле машиналарга техник карау үткәрелгән.

 Комиссия түбәндәге хуҗалыкларның әзерлеген тикшерде: «Родные края – Туган як» ҖЧҖ, «Намус» ҖЧҖ, «Август – Мөслим» ҖЧҖ, Исламов И.З., Әюпов Р.М., Авзалов А.Н., Нуретдинов Р.Г., Шәмсиев Р.Г. крестьян-фермер хуҗалыклары.

 Конкурс нәтиҗәсендә комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 70 баллы система буенча бәяләде. Конкурс йомгаклары буенча беренче урынны 69 балл җыйган «Август – Мөслим» ҖЧҖ алды, икенче урында – 68 балл җыйган Исламов И.З. КФХ, өченче урында –67 балл белән «Родные края – Туган як» ҖЧҖ.

Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International