Гадәттәгечә, 1 сентябрь алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә булачак укучылар өчен истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе хезмәткәрләренең балалары Габдрахманова Айзилә, Гаязиев Айзат, Садриева Сәминә, Хәйруллин Азамат, Хәмитов Риназга яхшы укуларын һәм мәктәптә үткән һәр көннән, һәр яңа дәрестән канәгатьлек алуларын теләп калабыз.
Сез мәктәп укучысы дигән яңа дәрәҗә алдыгыз. Бу сезгә бер үк вакытта бик күп яңа, кызыклы вакыйгалар вәгъдә итә. Мәктәптә сез кеше өчен, беренче чиратта, тугры дуслар һәм остазлар өчен мөһим булган бөтен нәрсәне таба аласыз.