Апас муниципаль районында урып-җыю техникасы кабул ителде

2022 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

 Бүген Апас муниципаль районында АСК оешмалары арасында урып-җыю техникасын 2022 елга урып-җыю эшләренә һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча кабул итү булды. Бәяләү комиссиясе Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Р.Р. Зыятдинов җитәкчелегендә эшләде.

 Комиссия районның сигез хуҗалыгында булды. Чарада район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Р.Р. Гыйсмәтов, механикалаштыру буенча консультант М.Р. Әхтәриев, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге җитәкчесе И.Ф.Солтанбеков, производство-маркетинг бүлеге җитәкчесе Н.К.Гыйсмәтуллин, шулай ук хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Ашлык җыю техникасын карады, урып-җыю эшләрен башкарганда хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы мәсьәләләрен өйрәнде. Техниканы бер урыннан икенче урынга күчергәндә аны ИТР катнашында һәм ургычларын транспорт торышында гамәлгә ашырырга кирәклеге турында ассызыклап үтелде. Комбайннар арасындагы дистанцияне, башка транспорт чаралары узып китә алу мөмкинлеге өчен, оптималь арада үтәргә кирәк. Комбайннар хәрәкәте маршрутлары торак пунктларны урап узарга һәм гомуми файдаланудагы юлларны минималь кисеп узарга тиеш.

 Конкурс нәтиҗәсендә комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 70 баллы система буенча бәяләде. Конкурс йомгаклары буенча беренче урын «АгроАктив» АХП ҖЧҖ бирелде (69 балл), икенче урында –  «Табар» АХП ҖЧҖ 68 балл), өченче урында – «Ибрагимов и К» АХП ҖЧҖ һәм «Нур» АХП ҖЧҖ (67 әр балл).

Ирек Солтанбәков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International