Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында ашлык җыю комбайннарына техник карау уздырылды

2022 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегендә урып-җыю комбайннарының 2022 елгы уңышны җыеп алуга әзерлеген тикшерү башланды. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында урып-җыюда 57 берәмлек комбайн катнашачак. Еллык техник карауга беренчеләрдән булып «Агро Технологии» ҖЧҖ предприятиесенең ашлык җыю комбайннары тәкъдим ителде. Барлыгы әзерлек сызыгына 18 берәмлек техника куелды. Барлык техника да янгын сүндерү чаралары белән комплектланган һәм техник таләпләргә туры килә.

 Рәшит Гарипов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International