Актаныш районында ашлык җыю комбайннарын кабул итү

2022 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

 Актаныш муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында үткәрелә торган конкурс кысаларында урып-җыю комбайннарын 2022 елгы уңышны җыеп алуга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча кабул ителде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге һәм Россельхозцентр белгечләре кергән комиссия 8 оешмада булып, анда районның 80нән артык ашлык җыю комбайнын карады. Урып-җыю комбайннарының куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итү өлешендә әзерлеге, хезмәтне саклау таләпләрен үтәү, техника куркынычсызлыгы, механизаторларга матди кызыксындыру шартлары тикшерелде. Барлык комбайннарда да эш төеннәренең торышы, герметиклыгы тикшерелде.

 Конкурс нәтиҗәләре буенча комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 70 баллы система буенча бәяләде. «Чишмә» ҖЧҖ, «Шайчурино» ЯАҖ, «Таң» ҖЧҖ, «Наратлы» ҖЧҖ һәм «Әнәк» АФ ҖЧҖ хуҗалыклары уңай яктан билгеләп үтелде.

И.М.Хәкимов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International