Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2022 елгы уңышны җыеп алуга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча конкурс узды.
«Татарский» агрохимия хезмәте үзәге» федераль бюджет учреждениесе директоры А.А.Локманов җитәкчелегендәге комиссия район хуҗалыкларының урып-җыю эшләренә әзерлеген бәяләде. Комиссия эшендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Д.Г. Гатауллин, ПМО җитәкчесе Ф.Г. Йосыпов, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе районы бүлеге җитәкчесе К.В.Гыймазов, шулай ук районның агросәнәгать комплексы җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Йомгак ясар алдыннан Әгерҗе муниципаль районы башлыгы А.Р.Вәлиев җыелучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Комиссия «Нәүрүз» ҖЧҖ техникасының әзерлеген югары бәяләде, ул беренче урынны алды, икенче урында – М.М.Мөхәммәдиев КФХ, өченче урында – М.Е.Ибраев КФХ.
Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.