Ютазы муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2022 елгы уңышны җыеп алуга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча конкурс узды.
Составына авыл хуҗалыгы министры урынбасары Р.М.Фәттахов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы А.В. Борисов, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Н.Н.Рәкыйпов, «Россельхозцентр» ФДБУнең Ютазы филиалы бүлеге башлыгы Г.З.Җиһаншина, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече А.М. Мәхмүтов кергән конкурс комиссиясе Ютазы районының авыл хуҗалыгы формированиеләрендә булдылар.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча комиссия «АгроМир» ҖЧҖ, «Уңыш» ҖЧҖ, «Таң» ҖЧҖ урып-җыюга әзерлекне югары бәяләде.
Назыйм Рәкыйпов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.