Кайбыч районында АСК оешмалары арасында конкурс узды

2022 елның 13 июле, чәршәмбе

Татарстан районнарында АСК оешмалары арасында уңышны җыеп алуга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча конкурслар башланды. Экспертлар республика хуҗалыкларында ашлык җыю комбайннарының, ашлык складларының, киптергечләрнең, ашлык чистарту машиналарының һәм башка техниканың торышын, хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлешен, хезмәт өчен түләү системасын эшләүне һәм АСК хезмәткәрләрен кызыксындыру чараларын бәялиләр.

 Кайбыч районы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов җитәкчелегендәге комиссия булды. Төркем составында район җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Радик Камалетдинов бар иде.

 Шуннан соң хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре җыелган киңәшмә булды.

 Радик Зыятдинов авыл хуҗалыгы формированиеләренең урып-җыюга әзерлеген уңай бәяләде һәм шул ук вакытта җитәкчеләргә механизаторларның хезмәт хакы шартларын тагын бер кат карарга тәкъдим итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International