Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә коррупциягә каршы көрәш буенча семинар

2022 елның 13 июле, чәршәмбе

Коррупция икътисад торышына, хакимиятнең абруена тискәре йогынты ясаучы фактор булып тора, сәламәт көндәшлекне үстерүдә инвестицион җәлеп итүчәнлекне күрсәтә.

 

 Бу күренешкә каршы тору өчен Татарстанда федераль һәм республика законнары, коррупциягә каршы торуның илкүләм планнары, дәүләт программасы, шулай ук коррупциягә каршы тору өлкәсендә башка норматив хокукый актлар нигезендә системалы чаралар гамәлгә ашырыла.

 Дәүләт хезмәткәрләрен хокукый яктан агарту, аларда коррупция күренешләренә карата түземсез мөнәсәбәт булдыру максатларында бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә фәнни-тикшеренү эшләре һәм төбәкләр белән элемтәләр буенча проректор, Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты профессоры Алексеев Сергей Львович катнашында «Коррупциягә каршы тору өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру» темасына семинар узды. Үз нотыгында Сергей Львович коррупцияне профилактикалау мәсьәләләрен тикшерү өлкәсендә зур тәҗрибә һәм коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруда гамәли күнекмәләр белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International