14 июльдә районда рәисе – «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ ректоры Айрат Вәлиев, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлеге җитәкчесе Альберт Сәлахов һәм Сарман районы авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре составындагы комиссия ашлык җыю комбайннарын кабул итте.
Ашлык җыю комбайннарын кабул итүдә Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов, район агрофирмалары белгечләре катнашты. Тикшерү вакытында ашлык җыю комбайннарының техник торышына, шулай ук теркәү документлары, тиешле категориядәге рөхсәт таныклыгы, аптечкалар, янгын сүндерү чаралары булу-булмавына аерым игътибар бирелде. Конкурс йомгаклары буенча беренче урынны, максималь балл җыеп, «Җәлил» агрофирмасы алды, районның башка хуҗалыклары шулай ук 2022 елгы уңышны җыеп алуга яхшы әзерлектә булуларын күрсәттеләр. Комиссия авыл хуҗалыгы техникасының урып-җыюга әзерлеген югары бәяләде.
Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.