Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «2022 елгы уңышны җыеп алу һәм туфракны төп эшкәртү буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс үткәрү турында» 2022 елның 1 июлендәге 195/2-пр номерлы боерыгын үтәү йөзеннән, 2022 елның 13 июлендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Р.М. Фәттахов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре Баулы районы агросәнәгать комплексы оешмаларының әзерлеген тикшерү өчен Баулы районы агросәнәгать комплексы оешмаларында булдылар. Конкурс 2022 елның 11 июленнән 15 июленә кадәр үткәрелә.
Р.М.Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.