Нурлат муниципаль районының «Нурлат сөте» ҖЧҖ комбайннарына техник карау уздырылды

2022 елның 13 июле, чәршәмбе

Үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау кешеләрнең гомерен, сәламәтлеген һәм мөлкәтен, әйләнә-тирә мохитне саклау өчен куркынычсызлык тәэмин итү буенча төп чараларның берсе булып тора.

 «Нурлат сөте» ҖЧҖ агросәнәгать комплексында оешманың ике бүлекчәсендә 10 берәмлек комбайнга техник карау уздырылды. Техник карау РФ Хөкүмәтенең 13.11.2013 ел, № 1013 карары нигезендә үткәрелде. Тикшерү барышында закон бозу очраклары ачыкланды, алар урында бетерелде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

Д.Ю.Кудряшов – Нурлат муниципаль районының баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International