Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында «Возрождение» АФ» ҖЧҖ, «Заря» АФ» ҖЧҖ, «Кырлай» АФ» ҖЧҖ, «Корсинский МТС» ҖЧҖ, «Северный» АХП» ҖЧҖ ашлык җыю комбайннарына техник карау уздырылды. Тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары, машиналарның техник торышы тикшерелде. Механизаторлар белән комбайннарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча профилактик әңгәмәләр үткәрелде.
Тикшерелгән авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә комбайннар урып-җыюга әзер.
Г.Г.Касыймов – Арча муниципаль районы бүлеге җитәкчесе – баш дәүләт инженер-инспекторы.