Буа районының алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсе булган «Авангард» ҖЧҖендә агымдагы елның 11 июлендә үзйөрешле техникага ел саен үткәрелә торган техник карау уздырылды. Тикшерү барышында бу хуҗалыкта булган 47 техника арасыннан ашлык җыя торган 23 берәмлек комбайн тәкъдим ителде, алар бөртекле культуралар уңышын җыйганда кулланылачак. Үткәрелгән техник нәтиҗәсендә һәр механизаторның тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавы, ә техниканың беренче медицина ярдәме күрсәтү чаралары һәм янгын сүндерү чаралары белән комплектлануы тикшерелде. Тышкы яктылык приборларының, тавыш һәм ут сигналының һәм башка технологик узелларның техник төзеклегенә, эш вакытында комбайннарны куркынычсыз эксплуатацияләү өчен җавап бирүче системаларның техник төзеклегенә аерым игътибар бирелде. Техник карау тәмамланганнан соң барлык тапшырылган комбайннар алга таба эксплуатацияләүгә кертелде һәм аларга техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Евгений Разбитнов – бүлек җитәкчесе, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.