Зәй муниципаль районында «Зәй политехника көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү йортында үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылды. Техник карауга 11 берәмлек техника тәкъдим ителде, шуларның 10 берәмлеге техник карауны уңышлы узды, 1 берәмлеккә үзйөрешле машинаны карау акты төзелде.
Тикшерү барышында машиналарның техник торышына, теркәү документлары булуына, номер агрегатларының теркәү документларында күрсәтелгән белешмәләргә туры килүенә, янгын сүндерү чараларына, тышкы яктылык приборларына аерым игътибар бирелде.
В.Г.Гончаров – Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе.