Минзәлә районының «Калморза» ҖЧҖ хуҗалыгында 7 июльдә ашлык җыю комбайннарына техник карау уздырылды. 8 берәмлек комбайн тәкъдим ителде, барысы да куркынычсыз эксплуатацияләүнең техник таләпләренә туры килә иде һәм техник карау узу турында таныклыклар алдылар.
11 июльдән 15 июльгә кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан ашлык җыю комбайннарына карата үткәрелә торган сезонлы эшләргә әзерлек буенча конкурс узачак.
Р.М.Гыйльманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.