«Бөгелмә аграр көллияте» ДАҺББ учреждениесендә имтиханнар узды

2022 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

6 июльдә «Бөгелмә аграр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә «АІ, АІІ, В, С, D, Е, F» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде, дәүләт имтиханнарын Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре бүлеге җитәкчесе С.А.Попов кабул итте. Имтиханда үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алу өчен әзерлек һәм яңадан әзерләнү белән шөгыльләнүче мәгариф учреждениесе вәкилләре: директорның өстәмә белем бирү буенча урынбасары Воробьев А.В. һәм өлкән мастер Н.Г.Галиев та катнашты.

 Имтихан нәтиҗәләре беркетмәгә кертелде. 31 кандидатның 2се килмәде. Имтиханнарны уңышлы тапшырган 29 студент якын арада тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыгы алачак.

Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International