Мөслим районында 2022 елгы уңышны җыюга әзерлек буенча агросәнәгать комплексы оешмалары хуҗалыкларын йөреп чыктылар

2022 елның 6 июле, чәршәмбе

2022 елгы уңышны җыюга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерләнү буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурска әзерләнү кысаларында Мөслим муниципаль районында хуҗалыкларны йөреп чыктылар. Комиссия составында Мөслим муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Р.И.Кирамов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары Г.Г.Мортазин катнашты, алар И.З.Исламов, М.Р. Афзалов, Р.М.Әюпов крестьян-фермер хуҗалыкларында, «Родные края - Туган як» агрофирмасы» ҖЧҖ хуҗалыкларында булдылар һәм комбайннарны урып-җыю чорына әзерләү эшенең барышы белән таныштылар.

 

Рәшит Кирамов - Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы буенча дәүләт техника күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International