«ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү хосусый мәгариф учреждениесендә имтиханнар узды

2022 елның 6 июле, чәршәмбе

Агымдагы елның 6 июлендә «ЦПК-ТАТНЕФТЬ» өстәмә һөнәри белем бирү хосусый мәгариф учреждениесендә «АІІІ» һәм «D» категорияләре буенча үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен сынауга 6 кеше кертелде. Имтиханның теоретик өлеше учреждениенең уку сыйныфында узды, биредә курсантлар имтихан билетларына җавап бирделәр. Практик өлештә имтихан бирүчеләрнең йөртү күнекмәләре тикшерелде. Имтиханнарны уңышлы тапшырган студентларга тракторчы-машинист таныклыклары биреләчәк.

 

Р.М.Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International