Быелның 6 июлендә «Диаз» өйрәнү-җитештерү предприятиесе ҖЧҖ автомәктәбе базасында «D» категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен сынауга 9 кеше кертелде. Алардан теория өлешен дә, гамәли өлешен дә «D» категориясе буенча юлсыз урыннардан йөри торган автотранспорт чараларын йөртүче» һөнәренә укыту программасы буенча әзерлек узган 7 кеше уңышлы тапшырды. Сынауны уңышлы тапшыручылар әлеге категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алачак.
Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.